Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе балалар. Өч көн дәвамында алар бер тамчы суда эчә алмыча интегәләр.

Арчаның “ Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә әлеге масштаблы акциягә кушылды.

Чара башында балаларга әлеге акциянең нинди вакыйгагага багышлануын аңлаттылар, аннары балалар үзәк территориясендә чәчәкләргә су сибтеләр, шул рәвешле үткәрелә торган акциягә кушылдылар.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, чәчәкләргә су сибү аша без, инде безнең арада юк булган кешеләр белән символик рәвештә искә алуны уртаклашырга чакырабыз...

Мондый чаралар терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, социаль һәм этник туфракта конфликтларны булдырмау максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International