Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәрби дан көне узды. Балаларга һәм ата-аналарга Бөек Ватан сугышы чорының һәм хәзерге заманның батырлыклары турында сөйләделәр. Соңыннан музыкаль җитәкче гитара астында сугыш еллары җырларын башкарды. «Здравушка» да хәрби дан көне балаларга патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итте.