«Астра» тернәкләндерү үзәгендә фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган презентация дәресе узды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның  3 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган  презентация дәресе узды.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.Тәрбиячеләр бу афәт һәм газапларны ассызыклап шул вакыйгалар турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында “терроризм”, “терракт”кебек сүзләр төшенчәләрен белделәр.

Чара ахырында бер минут тынлык  узды. 2004 елның 1сентябрендә илебезне тетрәндергән куркыныч бәлагә беркем дә битараф калмады. Чарада 20 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International