«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Татарстан Республикасы көне” дип исемләнгән бәйрәм чара узды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның  2 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыка залында “Татарстан Республикасы көне” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

Үзәктә тәрбияләнүчеләргә кунакка 5 енче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре килде. Алар республиканың тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. “Супер знатоки”, “Дөрес, дөрес түгел” уенын үткәрделәр. “Казан турында риваять” видеороликларын күрсәттеләр. Тәрбияче Нигамадзянова Зульфира балалар белән “Түбәтәй” музыкаль уенын үткәрде. Кызлар туган ил турында шигырьләр уыдылар, татар халык биюен биеделәр.

Чара татлы бүләкләр һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International