Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Экстремизмга - ЮК!» айлыгы һәм «Тормыш өчен бер тамчы су» дигән Бөтенрусия акциясе кысаларында, социаль хезмәт алучылар катнашында «Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне» дигән патриотик чара булып узды.
Чараның максаты: террорга һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен һәм социаль хезмәт алучыларның уяулыкларын һәм гражданлык җаваплылыгына омтылышларын үстерү.
Чараны директор урынбасары Исламия Агмалова ачты, социаль хезмәт алучыларга террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне турында, Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде һәм алар, анда һәлак булган балаларны һәм өлкәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ул, бөтен дөньяга хәзерге көндә дә террорчылык янавы, Русиядә кылынган террорчылык актларының даталары турында сөйләде, тормышны, сәламәтлекне саклау өчен кирәкле гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм барлык кешеләрне дә уяу, җаваплы булырга чакырды. Социаль эшләр буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучыларны «Тормыш өчен бер тамчы су» дип исемләнгән Бөтенрусия акциясе белән таныштырды һәм бу акциядә катнашырга чакырды. Бу вакыйгалар белән тәэссирләнеп, канашучылар уч төпләренә су җыеп, Үзәк клумбалары чәчәкләренә су сиптеләр.
Чарада ун биш кеше катнашты.