Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар катнашында, Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көне кысаларында «Татарстан-безнең туган йортыбыз» дигән мәдәни-ял чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, иҗади потенциалны, сәләтләрне гамәлгә ашыру һәм социаль-мәдәни тирәлеккә яраклашкан социаль хезмәттәшлек тәҗрибәсен алу өчен кирәкле шартлар тудыру.
Бүгенге чара берьюлы ике социаль хезмәт алучы: Ләйсән Сагандыкова һәм Резеда Вагыйзова алып баручылары белән аерылып торды, алар программаны рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар һәм чара барышында әлеге истәлекле даталарның тарихын искә төшерделәр, шәһәр һәм республикабыз үсешенә йогынты ясаган кайбер мөһим вакыйгаларны дә билгеләп үттеләр.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар музыкаль иҗатның төрле жанрларында чыгыш ясадылар. Оештыручыларның тамашачылар өчен бию уеннары, катнашучыларга ял итү процессына кушылырга, аларны дәртләндерергә һәм бәйрәм атмосферасы тудырырга мөмкинлек бирде. Саф һавада, катнашучылар туган як киңлекләре, яраткан табигать, туган җирнең байлыгы һәм туган якка, Ватанга мәхәббәт турында җырлар җырладылар. Алар республикабызның төрле халык көйләрен тыңлап, танылган язучыларның шигырьләрен сөйләделәр, ә көлкеле юмористик тормыш тарихлары тасвирланган шигырьләрдән соң, катнашучыларның кәефе күтәрелде, битараф калучылар булмады.
«Бергәләп биик әле» дигән бию түгәрәгендә катнашучылар үзләренең иң матур номерлары: дәртле татар һәм сокландыргыч вальс биюләре белән сөендерделәр.
Чарада кырык биш кеше катнашты.