27.08.2020 ел, пәнҗешәмбе. Татарстан Республикасы көне-Татарстан җирендә яшәүче милләтләр бердәмлеге бәйрәме. Безнең Татарстан - гаҗәеп төбәк. Аның территориясендә төрле милләт кешеләре күп: руслар, татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар һәм башкалар.
Татарстан - ресурсларга бай республика, әмма аның иң мөһим байлыгы - ул, әлбәттә, талантлы, хезмәт сөючән, күп милләтле халык. Ул гасырлар буе бу территориядә иҗат итеп,тыныч һәм тату яшәгән.
Шушы еллар дәвамында Татарстан халыклары, күп кыенлыкларны җиңеп, дәүләтчелеген, икътисадын ныгыттылар, фәнне һәм мәдәниятне үстерделәр, яңа уку йортлары, театрлар ачтылар, эре заводлар, сәнәгать предприятиеләре төзеделәр.
Безнең республикада халыклар арасында «дуслык моделе» тарихи яктан расланды. Аның ярдәмендә республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә аеруча игътибар ителә. Һәм бүгенге көндә, Татарстанда яшәүче һәр кеше, республикабызның көйләре, төсләре төрлерәк булган саен, тормышыбыз шулкадәр кызыклырак һәм ямьлерәк булуын аңлый.
Бу бәйрәм көнендә безнең интернат-йортта Татарстан Республикасы көненә багышланган чара узды. «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән бик кызыклы концерт программасы белән Теләнче-Тамак, Мусабай-Завод мәдәният йорты коллективлары, урта мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәрләре килде. Бәйрәм чарасы барышында мәдәният йорты хезмзткәрләре җырлар башкардылар, урта мәктәп укучылары шигырьләр укыдылар, китапханәчеләр халкыбызның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, Татарстан Республикасында нинди милли бәйрәмнәр үткәрелүе турында сөйләделәр. Интернат – йортта яшәүче әби – бабайларга бәйрәм бик ошады, һәм алар чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.(1).jpg)