Җәй, безгә яшелчә һәм җиләк-җимеш мул уңышын биреп, ахырына якынлашып килә. «Гармония» үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында, социаль ярдәм алучылары белән бергәләп, түтәлдән уңыш җыеп алдылар һәм «Уңыш бәйрәме» оештырдылар. Өстәл помидор, кыяр, алма белән тулды, ә кайбер әбиләрдә зур кавын үскән. Үз бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр сәламәтлек өчен куркынычсыз, уңай хис-кичерешләр бүләк итә, шуның белән безнең әбиләрнең гомерен озынайта. Әлеге технологиянең төп максаты да шунда - акыл белән физик йөкләнеш һәм саф һавада булу сәламәтлекне ныгыта.