Фронтовикларга телефоннар.
Тукай муниципаль районында «фронтовикларга телефоннар» акциясе старт алды.
Августта «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан 3 кешегә һәм инвалидка бушлай кәрәзле телефоннар тапшырдылар.
Телефоннар өлкән буын өчен махсус эшләнгән: зур кнопкалар, көчле тавыш (стандарт шалтырату), аккумулятор 14 көн эчендә тота, телефон артында туганнар номерын җыйганда «SOS» кнопкасы бар.
Акция барышында муниципаль районның Бөек Ватан сугышында катнашкан 13 ветеран һәм инвалидның барысы да шундый телефоннар белән тәэмин ителгән.