Тәрәзә артында август, димәк, тиздән көз, яңгырлар, болытлы көннәр килеп җитәчәк. Җәй бездән ашыгып китмәсен, кояшлы җылы көннәр, күңел күтәренкелеге һәм якты тәэсирләр күбрәк булсын иде.
Шулай итеп, җәйнең соңгы көннәренең берсендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм оештырырга карар кылдылар.
2020 елның 28 августында КЦСОН базасында «Күңелле арбузник» дигән чара узды. Барчабыз да яраткан карбыз чараның төп герое булды. Балалар карбыз тарихы белән таныштылар, «Комсыз карбыз», «Карбыз боулингы», «Җитез карбыз», «Үткен карбыз» уеннарын уйнадылар, «Карбыз пазлын» җыйдылар, яхшы кәеф һәм бүләкләр алдылар.