Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында "Төсле балыклар" исемле рэсем ясау шөгыле

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

2020 нче елның  19 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында  тәрбияче Зиннурова Йолдыз "Төсле балыклар" исемле рэсем ясау шөгыле уткәрде. Шөгыльгә тубәндәге максатлар куелды:

 1. Балаларның балыклар турындагы белемнәрен арттыру.

2 Төсләр сайларга өйрәту.

3 Төрле төстәге балыкларны рәсем битенә төшеру.

Тәрбияче балаларны балыклар тормышы, аларның куптөрлелеге белән  таныштырды. Балалар бик теләп рәсем битенә төшерергә балык эскизларын сайлап алдылар. Сайлап алган балыкларын зур кызыксыну белән рәсем битенә ясадылар һәм төсле карандашлар белән бизәделәр. Бу шөгыль балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Соңыннан алар узләре ясаган рәсемнәр белән фотосурәткә төштеләр. Тәрбияче куйган максатларына иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International