Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Чара «Балаларга юл кагыйдәләрен белергә тиеш!»

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Юл хәрәкәте темасына багышланган чаралар һәрвакыт актуаль. Әлеге ихтыяҗны тормыш үзе әйтә. Урамнар һәм юллар балалар өчен куркынычсыз булсын өчен нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында сөйләп һәм төрле формаларда чаралар үткәреп .Бала гади әңгәмәдә генә түгел, ә балаларга якын әкияти, уен формаларында юл йөрү кагыйдәләрен тизрәк аңлый һәм тизрәк үзләштерә. Биредә бала юл йөрү кагыйдәләрен яхшы хәтерләп һәм үзләштереп кенә калмый, ә кайда һәм кайчан куркынычсыз уйнарга мөмкин икәнлеген дә аңлый. Шуңа күрә ,25 август көнне безнең "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча " Балаларга юл кагыйдәләрен белергә тиеш!” исемле чара узды. Чараның максаты: балаларда юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру. Балалар янына кунакка Светофор Светофорович һәм Шапокляк килде, алар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алырга ярдәм иттеләр. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр дә, пассажирлар да, шоферлар да булдылар. Чара ахырында Арча муниципаль районының ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзәк белгечләре Галиева Лейсан, Мөхәммәтшина Гузалия, Салихҗанова Гульнара сүзләренә караганда, мондый чараларда балалар юл кагыйдәләрен бозуның куркыныч нәтиҗәләрен аңлыйлар. Балаларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү гадәткә әйләнүе бик мөһим. Балалар балачактан ук юл хәрәкәтенең төп төшенчәләрен үзләштерергә  шулай ук юлда үз-үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләренә өйрәнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International