27 август көнне Җәлил картлар йортында яшәүчеләр хезмәт терапиясе буенча инструктор җитәкчелегендә гөмбәләр артыннан урманга сәяхәт кылдылар.
Барасы юл алдан билгеләнгән иде, билгеле бер, инде таныш урынга бардылар. Бу Парк мәдәният йорты артында урнашкан, анда җәяү йөрү үзе бер рәхәт. Парктагы урман катнаш. Социаль хезмәт алучыларга бу урманда гөмбә җыярга бик ошады: барысы да яхшы күренә, үләннәр аз. Рәхәтләнеп рәт буйлап бар һәм гөмбәләр кис кенә.
Социаль хезмәтләр алучыларга урманга бару бик ошады. Бергәләшеп төрледән төрле гөмбәләр җыйдылар. Барысы да туган интернатка канәгать булып кайттылар.