Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова булып китте.
Эльмира Әмир кызы территория һәм бинасы буйлап узды, инфраструктура, киләсе елга казанышлар һәм планнар белән танышты, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән аралашты, яшәү шартларын карады, аларның хәлен һәм кәефен сорашты.