Нурлат районы Кычытканлы авылының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнар белән ТАССРның 100 еллыгы булуына «Минем Татарстан» дигән спорт – мәгълүмати чарасы үткәрделәр.
Саф һавада үткәрелгән кечкенә генә күнекмәләрдән соң, өлкән яшьтәге гражданнар гомуми белем бирү мәктәбе музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Наилә Гыйниятуллина кызыклы һәм мәгълүмати экскурсия үткәрде. Ул Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килүе турында җентекләп сөйләде. Шулай ук хезмәт күрсәтүчеләр үз авылларының барлыкка килү тарихын искә төшерделәр. Катнашучылар Наилә Әнвәр кызына эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.