“Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә 24 августтан Зәйнең авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрен Зәй үзәк район хастаханәсенә махсус машинада илтә.
Бу-65 яшьтән узган һәр өлкән кеше диспансерлаштыруны вакытында узып, булган авыруларны иртә ачыклау һәм дәвалау, шул рәвешле, озак елларга үз сәламәтлеген саклап калу өчен эшләнә.
Өлкән кешеләр табибка чиратсыз керә алалар. Диспансерлаштырудан тыш, алар өстәмә медицина тикшерүләрен, скрининг һәм профилактик медицина тикшерүләрен узарга да мөмкин.