2020 елның 21 августында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл Россия дәүләт флагы көне алдыннан балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән әлеге истәлекле датага багышланган чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты: Россия флагы барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм кәгазьдән флаг ясау.
Әлеге чара барышында балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Россия турында күзаллауларын ачыкладылар. «РФ флагы тарихы» дигән видеоролик карадылар һәм эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында кәгазьдән флаг ясадылар.