«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Язмыш, ул кош кебек, уңышка ирешү юлын һәрчак үзе таба» дигән темага сәләтле кешеләр белән очрашу клубы циклыннан кызыксындыру чарасы

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм социаль хезмәт алучы, программаны алып баручы Лейсән Сагандыкова белән берлектә, «Минем флаг - минем Русия»  дигән бөтенроссия акциясе кысаларында, «Язмыш, ул кош кебек, уңышка ирешү юлын һәрчак үзе таба» дигән темага сәләтле кешеләр белән  очрашу клубы циклыннан кызыксындыру чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты: адаптив спортны, баскетбол командасының «Яр Чаллы» коляскалы спортчылары мисалында актив яшәү рәвешен популярлаштыру.

 Бүгенге сәләтле кешеләр белән  очрашу клубы кунаклары, республикадан читтә дә билгеле булган Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» исемле коляскада-баскетбол командасы спортчылары, социаль хезмәт алучылар: команда капитаны Рамил Лотфуллин һәм команда әгъзалары - Альберт Заббаров һәм Фәнис Сәхбиев иде. Спортчылар үз тормышларының: имгәнүгә кадәр, инвалидлык алгач кыенлыклар һәм кәнәфи-коляскаларда психологик киртәләрне җиңүләре турында сөйләделәр. Алар бер-берсе белән ничек танышканнарын, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә һәм коляскаларда бию буенча тренировкаларга ничек чакыру алуларын искә төшерделәр.

Социаль хезмәт алучылар коляскада-баскетбол командасының 2013 елда барлыкка килгәнен, ә 2014 елда ул «Сочи-2014» XXII кышкы Паралимпия уеннарын» ачу һәм ябу тантанасында катнашканнары белән  кызыксындылар. Күп сәгатьле тренировкалар, һәрберсенең тырышлыгы, җиңүгә омтылышлары коляскада-баскетбол командасын зур уңышларга китерә: алар, Русия буенча коляскада-баскетбол төре буенча төрле ярышларда, турнирларда, чемпионатларда, шул исәптән стритболда һәм керлингта,  күптапкыр бронза, көмеш һәм алтын медальләр яулыйлар. Алар шәһәр, республика һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге ярышларга баруларны оештыруда ярдәм иткән, шулай ук иганәчелек ярдәмен оештырган өчен Үзәк җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын да билгеләп үттеләр.

Альберт Заббаровның әле коляскаларда бию белән шөгыльләнүе һәм коляскаларда бию буенча Русиянең паралимпия җыелма командасында торуы һәм үзенең партнеры белән безнең илне Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге рәсми ярышларда тәкъдим итүе тамашачыларны шаккатырды. Социаль хезмәт алучылар, спортчыларның ихтыяр көче, ныклыгы, максатчанлыгы, аларның казанышлары белән сокландылар, тормыш сөючәнлеге, яшьләргә яхшы үрнәк булып торуларын билгеләп үттеләр һәм сәламәтлек, зур җиңүләр теләделәр.

Очрашу барышында кунаклар киләчәккә планнары белән уртаклаштылар һәм тыңлаучыларның, призлы урыннар биләгәндә һәм бүләкләнгәндә, Русия флагы астында басып, үз Ватаныбызның гимн авазларын тыңлаганда үзләрен ничек хис иткәннәре турындагы сорауларына җавап бирделәр.

Чара, «Энергетик» мәдәният йортының  Краснов исемендәге хор солисты Валентина Харитонованың Русия, ватан турында рус, татар халык җырлары һәм «Бергәләп биик әле» дигән бию түгәрәгендә катнашучы социаль хезмәт  алучыларның биюләре белән үрелеп барды.

Чарада кырык кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International