Беренче тапкыр беренче сыйныфка

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  социаль хезмәтләр кабул итүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 бала быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак.

Яңа уку елы алдыннан алар янына шаян клоун (“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече) килде, ул мәзәкләр һәм уеннар белән балаларның кәефен күтәрде, якынлашып килүче Белем көне белән котлады һәм "СМП-Нефтегаз" ААҖ компаниясе төркеме каршында эшләп килүче Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы “Яз” исеменнән   бүләк тапшырды.

              Татар Балалар Нәшриятында бастырылган рус, татар һәм инглиз телләрендәге китаплар җыелмасы искиткеч иллюстрацияләр һәм   3D-персонажлар форматында балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырачак, туган як табигатенең  гаҗәеп матурлыгын, аны саклауның мөхимлеген аңларга ярдәм итәчәк.

         Китапларда  биремнәр дә бар, күрсәтелгән инструкция  ярдәмендә һәр бала аппликация, коллажлар һәм табигый материаллардан үз куллары белән төрле кул эшләре ясарга өйрәнә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International