Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында берничә ел инде мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Развивайка” гаилә клубы уңышлы эшләп килә. Һәр сишәмбе көнне клубка аралашу, яңалыклар белән уртаклашу,төрле психологик-педагогик дәресләрдә катнашу өчен 8ләп гаилә йөри. Гаилә клубы эшчәнлегенең максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү тора.”Үзенчәлекле” балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә төрле психологлар ысуллар һәм техникалар кулланыла, аларның төп өлешен арттерапия алып тора.
2020 елның августыннан гаилә клубы эшчәнлегендәге яңалыкларның берсе – Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният Идарәсе белгечләре белән берлектә “Чүлмәкче һөнәре-Бәллүр йөрәкләр” социаль проектын тормышка ашыру башланды.
24 август көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Энергетик” мәдәният йорты белгечләре “Развивайка” гаилә клубында беренче дәрес үткәрделәр.
Тәҗрибәле белгечләр-кул эшләре буенча 3-5 яшьлек балалар өчен уникаль дәрес үткәрделәр. Белгеч җитәкчелегендә балалар әниләре белән балчыктан гадәти булмаган балык ясадылар, алдагы дәресләрдә аларны махсус мичтә яндырачаклар һәм буяячаклар.
Процесс иҗади фантазиягә һәм уңай эмоцияләргә бай булды. Балалар һәм ата-аналарның гомуми эмоциональ фоны һәм кәефе артты. Дәрес киләсе этапны көтеп тәмамланды…