Тарихка экскурсия «Россия символлары – ил тарихы»

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

      Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Россия символлары – ил тарихы» темасына экскурсия узды. Чараның максаты-социаль хезмәт алучыларда илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт, патриотик хисләр, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү иде.

     Социаль эш буенча белгеч Кузнецова Эльвира Назыйм кызы бу көннен раслану тарихы, Россия триколорының барлыкка килүе, флагның һәр төсен символлаштыруы белән таныштырды.

      Биредә яшәүчеләр бик теләп «Ватан нинди төстә?" дигән викторинада катнаштылар, сораулары Россиянең дәүләт символлары белән бәйле иде. Чара дәүләт символлары турында шигырьләр уку белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International