«Минем Дәүләт флагы»

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Минем Дәүләт флагы» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Россия Федерациясенең дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес мәгълүмати блоктан башланды. Белгечнең сөйләвеннән балалар Россия Федерациясенең төп символларының берсе – Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы турында белделәр. Аннары дәрестә катнашучылар Россия флагының өч төсе, төсләрнең әһәмияте турында сөйләштеләр. Шулай итеп, балалар ак төс - тынычлык, чисталык; зәңгәр төс - күк, дөреслек, матурлык; кызыл төс - ут, батырлык, мәхәббәт символы, дип җавап бирделәр. Тәкъдим ителгән карточкалардан Россия флагы җыеп, балалар тематик викторинада катнаштылар.

Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды: флаг - Ватан символы, аның горурлыгы һәм намусы, шуңа күрә аны сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International