«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек марафоны» дигән спорт чарасы

2020 елның 21 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Сәламәтлек марафоны» дигән спорт чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәт алучыларны спорт  төрләре белән кызыксындыру.

Чара башланыр алдыннан катнашучылар «Комета» һәм «Лидер» командаларына бүленде. Ярышларның һәр этабында командалар алдында төрле физик күнегүләрне башкару буенча биремнәр яңгырады: «Тупны алып кил», «Максатка иреш», «Тупны бир», «Иң җитез» һ.б. Катнашучылар үзара көч, җитезлек күрсәтеп, гадәти булмаган спорт биремнәрен үтәп, актив ярыштылар. Ярышлар программасына «Спорт төрен сурәтлә», «Кабатла - ялгышма» дигән юмористик биремнәр кертү дә ярышларның мавыктыргычлыгын өстәде. Бу биремнәр спорт чарасында катнашучыларның зур кызыксынуны уятты.

    Чара күңелле атмосферада узды, шул ук вакытта ул киеренке дә булды, чөнки көчле команда җиңәргә тиеш иде. Кискен көрәш нәтиҗәсендә "Лидер" командасын бер очкога узып, "Комета" командасы җиңде.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International