"Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге” ДБУнең социаль эш буенча белгече "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" буенча авыр чирлеләрнең туганнары белән өйдә дәресләр үткәрә. Реабилитациянең техник чаралары мисалында белгеч урын өстендә ятучы чирле туганнарын караганда бу чаралардан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтте. Мондый авыруларны дөрес итеп карау аларның хәлен җиңеләйтү өчен бик мөһим. "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" өлкән яшьтәге гражданнарны дөрес итеп карау мөһимлеген таныды. Дәрес ахырында авыруларның туганнарына "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" буенча буклетлар тапшырылды.