Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре 70 яшьтән һәм аннан да узган ялгыз яшәүчеләрне йөреп чыгу эшен тәмамлап киләләр. Бүген, 2020 елның 4 августында, алар Волчья бистәсендә яшәүче, шул категориягә куерүче олыларны йөреп чыктылар. Олыларның өйләрендә булу вакытта янгын куркынычсызлыгы буенча сөйләшүләр үткәрелә, автоматик янгын датчиклары тикшерелә.