2020 елның 4 августында Акбүре авылында яшәүче, социаль хезмәт алучы Загрутдинов Гайфетдин Гайнетдин улы үзенең 80-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре аны шушы гомер бәйрәме белән котлап, озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләп калдылар.