2020 елның унсигезенче августында “12 адым” программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль участокларда “Менә ул нинди безнең җәй” дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсын үткәрделәр. Конкурста 9 балигъ булмаган социаль ярдәм алучы бала катнашты. Чараның максаты-әйләнә-тирә дөньяны үз рәсемнәрендә чагылдыру.
Асфальтта рәсем ясау - балалар өчен урамда бик мавыктыргыч дәрес. Шулай ук бу балаларның әйләнә-тирә дөньяны һәм иҗатны танып белү. Һавадагы уеннар балаларның сәламәтлекләренә зур файда китерә һәм зур шатлык китерә.