Өлкән яшьтәге кеше өчен гаиләдә сенсорик тойгылар өчен күнегүләр үткәрелде.

2020 елның 7 августы, җомга

     Тукай муниципаль районының «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы  өлкән яшьтәге кеше өчен гаиләдә  сенсорик тойгылар өчен күнегуләр үткәрде. Психолог «Тылсымлы капчык " уены, “Силуэт буенча яшелчә тап", музыкаль күнегүләр үткәрде. Алар барысы да  фикерләү, игътибар, хәтер образын,сөйләм телен үстерүгә юнәлгән. Алевтина Ивановна бик теләп тәкъдим ителгән күнегүләрне башкарды: музыкаль кораллар таныды, үзе дә аларда бик  шатланып һәм сөенеп уйнады.  Аның өчен ярдәм – кешеләр белән сөйләшеп, елмаеп, җырлап утыру, ә бәхет- игътибар, иминлек,мәхәббәт хисен тою.

       Өлкән яшьтә сизгерлекнең төрле төрләре кимү дәвам итә, күрү кискенлеге, сизгерлек түбәнәя, вестибуляр аппаратның эшчәнлеге начарлана.Сенсорик тойгыларны нормада  саклап калу өчен өлкән кешегә киңәшләр бирелде, даими рәвештә кан әйләнешен яхшырту өчен  физик күнегүләр эшләргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International