Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Тормышыбыздагы стресслар» дигән темага әңгәмә.

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

12.08.2020 ел, чәршәмбе.Бүген безнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «тормышыбыздагы стресслар» дигән темага әңгәмә узды, аны  шәфкать туташы, З.Н.Сәетгәрәева, үткәрде. Стресс-ул, барыннан да элек, сәламәт организмның психик һәм физик чыгымнарына табигый реакциясе. Стресс төрле формада, дәрәҗәдә безне гомер буе һәм көн саен озата бара.Аннан башка хәзерге заман кешесенең гадәти көнкүреш тормышын да күз алдына китереп булмый. Бу психологик күренешкә тискәре караш дөрес түгел. Өлкән кешеләр эмоциональ һәм психологик яктан тотрыксызлык аркасында стресска аеруча дучар була, шул сәбәпле алар риск төркеменә эләгергә мөмкин. Земфира Нурулла кызы безнең яшәүчеләргә эмоциональ яктан тыйнак, позитив булырга; бер-берсе белән күбрәк аралашырга;үз-үзеңне һәм тормышны яратырга киңәш итте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International