Чирмешәндә яңа технологиядән файдаланалар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә социаль хезмәт алучылар белән «Мандалатерапия» технологиясе нигезләрендә эшли башладылар.

Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне төсләр гаммасы белән таныштыралар: кызыл төс -  мәхәббәт, ярату төсләре; кара төс - өметсезлек, куркыныч төс; сары — иминлек, шатлык, бәхет; кызгылт сары — амбициозлык, эмоциональлек, бәхәсләр; зәңгәр-яшәү чыганаклары су һәм күкне; яшел- аңлау, ярдәм итү теләген гәүдәләндерә.

Әзер мандаллар буенча белгечләр кешенең гомуми рухи халәтен билгелиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International