ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта 11 балигъ булмаган бала өчен «Минем туган ягым» программасыннан «ТАССРның алтын гасыры» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, татар халкының мәдәниятенә кызыксыну уяту, патриотизм, туган як өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Очрашу башында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Әкренләп дәрес сораулар һәм җаваплар форматына күчте. Татарстанның төп байлыгы нәрсә ул? Татарстанда ничә шәһәр һәм административ район бар? Бу шәһәрләр нәрсә белән бай? Нинди елгалар бар? ТР Дәүләт символлары нәрсә аңлата? ТР нинди бәйрәмнәр белән дан тота? Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, әмма һәр җавап белгеч белән тулыландырылды, һәм балалар яңа белемнәр алдылар. Татар халкының милли үзенчәлекләре: хатын-кыз бизәкләре, кием-салым, көнкүреш әйберләре, алар татар гаиләләрендә саклана. Балалар үзләренең гаиләләрендә матур орнаментлар белән чигелгән түбәтәйләр дә, сөлгеләр дә барлыгы турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында белгеч һәм балалар нәтиҗә ясадылар: үз республикаларының байлыкларына сакчыл карарга, үз халкының гореф-гадәтләрен сакларга кирәк.