Табигать безгә үз сәламәтлегебезне саклау мөмкинлеге бирә. Һәр үсемлек киң шифалы үзлекләргә ия.
Без дару үләннәрен, аз беләбез һәм тагын да азрак кулланабыз. Шул ук вакытта аларның күбесе-чын файдалы хәзинә.
Бүген Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аяк астындагы даруханә» дигән күрсәтмә материал белән таныштыру лекциясе уздырылган. Чарада безнең төбәктә үсүче иң популяр һәм танылган дару үләннәре тәкъдим ителде. Әлеге чараның максаты үсемлекләр дөньясының төрлелеге, аның экологик бердәмлеге, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү белән танышу иде. Катнашучылар фикер алышуда актив катнаштылар һәм дару үләннәре җыю буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Дәрес уңай нотада узды.