Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Сәламәт яшәү рәвеше» тренингы элементлары белән чара

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Сәламәтлек-табигать биргән байлык. Тән күтәренкелеге һәм рухи күтәренкелек кешенең хәленә, эшкә сәләтлелегенә һәм аның тормыштан сөенә белүенә тәэсир итә.

Сәламәт яшәү рәвеше, кешенең сәламәт яшәү рәвеше-сәламәтлекне саклауга, авыруларны профилактикалауга һәм гомумән кеше организмын ныгытуга юнәлдерелгән. Җәлил картлар йортында  хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә һәм тәрбияче Гаязетдинова Резедә җитәкчелегендә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән темага уртак дәрес үткәрде. Максаты: халык сәламәт яшәү рәвеше, йогышны тапшыру ысуллары һәм авыруны профилактикалау чаралары турында белем алачак.

Сәламәтлек һәр кешенең яшәү рәвешенә 60 % бәйле. Сәламәтлек - һәр кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы.

Биредә яшәүчеләр рәсемнәр ясадылар. Интернат белгечләре тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр,социаль хезмәтләрдән файдаланучылар теге яки бу проблеманы хәл итү юлларын атадылар. Чараның йомгаклау өлешендә интернатта яшәүчеләр белгечләр белән бергә бакчада йөрделәр, анда яхшы кәеф алдылар, шул ук вакытта бер-берсенә ныклы сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International