Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе” дәресләрен дәвам итә.

Эшләнгән план нигезендә 18 август көнне Зәй үзәк хастәханәсенең гомуми практика табибы Гильмуллина Р.И. чираттагы дәресне инсульт кичергән авыруларны карау кагыйдәләренә багышлады. Шулай ук  шикәр диабеты белән авыручыларны карауга аерым тукталып, үзенең киңәшләрен бирде.

Дәрес ахырында урын өстендә ятучы авыруларны карау буенча гамәли күнекмәләр өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International