«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек синнән башлана!»» дигән спорт викторинасы

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә

физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова «Сәламәтлек синнән башлана!» дигән спорт викторинасы үткәрде.

          Викторинаның максаты: социаль хезмәт алучыларны үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга һәм кеше тормышының кыйммәтлелеген бәяли белергә өйрәтү.

          Сәламәтлек - һәр кеше тормышында бәһассез бәхет. Безнең барыбызга да сәламәт һәм нык булу, мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтчәнлекне, дәртне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас. Инструктор катнашучыларга нәкъ менә шул хакта искә төшерде. 

           Викторина катнашучыларның ике командага бүленүе белән башланды. “Кем тизрәк?”, “Анаграмма”, “Мәкаль җый!”, “Табышмакка җавап тап!” исемендәге төрле конкурслар үткәрелде.

        Социаль хезмәт алучылар табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, схемада “Сәламәтлек” дигән төшенчәне ачыкладылар.  Шулай ук катнашучыларга “Эстафетаны тапшыр”, “Кем тизрәк?”, “Музыкаль тәнәфес” дигән хәрәкәтле конкурслар тәкъдим ителде.

          Чарада катнашкан һәр кеше үзе өчен сәламәт яшәү рәвешен сакларга һәм үз сәламәтлегенә сакчыл карарга кирәклеге турында нәтиҗә ясады.

          Викторинада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International