«Ышаныч телефоны» буклетларын тарату

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

      Кеше тормышында яхшы һәм начар хәлләр була, аңа ярдәм яки киңәш  кирәк булырга мөмкин. Кайчагында бөтенләй таныш булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шул вакытта ышаныч телефоны  ярдәмгә килергә мөмкин. Ышаныч телефоны әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел таба алмаган, авырлыкларны мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмаган  балаларга һәм өлкәннәргә психологик ярдәм күрсәтә.

      2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Чистай шәһәрендә яшәүчеләргә ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү максатыннан буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International