Үз республикам белән горурланам
Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 18нче августа тәрбияче Н.В.Савайтан балалар өчен «Үз республикам белән горурланам» - исемле танып-белү дәресе үткәрде.
Балалар уңай атмосферада Татарстанның барлык эре шәһәрләре һәм истәлекле урыннары исемнәрен искә төшерделәр. Безнең территориядә яшәүче халыклар һәм аларның гореф-гадәтләре белән таныштылар. Компьютер ярдәмендә Татарстанның туган киңлекләре буйлап сәяхәт иттеләр: Чертовое городище, И. И. Шишкин музей-йорты, Зөя шәһәре кебек тарихи урыннарда булдылар. Җүкәтау-археология һәйкәлен карадылар, Татарстанның иң биек ноктасында - Чатыр тавында булдылар, Акташ провалы күлендә коендылар. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты.