2020 елның 14 августында «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл Баулы районы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты»ның социаль эш буенча белгече Иполитова Инга белән берлектә приют базасында, ведомствоара профилактик исәптә торучы ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар өчен «Бәхетле көн» методикасы буенча үз тормыш тәҗрибәсен аңлап кабул итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: балалар, ата-аналар һәм педагоглар арасында уңай эмоциональ аралашу мохите булдыру; үзбаштаклык күнекмәләрен формалаштыру, үзаң һәм үзаңны камилләштерүгә яңа мөмкинлекләр ачу.
Төркем дәресләре барышында «Йолдыз һәм Гном» шигыре укылды һәм анализланды,, «Минем «Мин», «Жомлэне дэвам ит», «Портретны дэвам ит» күнегүләре үткәрелде.