«Минем яраткан Татарстаным»

2020 елның 18 августы, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт алучы 19 бала һәм яшүсмер өчен «Минем яраткан Татарстаным» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларны Татарстанның истәлекле урыннары һәм мөһим объектлары белән таныштыру.

Дәрестә катнашучылар ТАССР оешу тарихында истәлекле дата, республика барлыкка килгән вакыйгалар турында мәгълүмат белән таныштылар. Күп кенә балалар туган республикабыз турында үз белемнәре белән уртаклаша, үзләре булган яраткан шәһәрләр һәм урыннар турында сөйли алдылар. Аннан соң белгеч Татарстанның истәлекле урыннары-Свияжск утравы, Казан Кремле, Болгар шәһәрендәге Икмәк музее, Алабуга шәһәрендәге «Чертовое городище» һ. б. сурәтләнгән пазллардан рәсемнәр җыярга тәкъдим итте. Эш барышында белгеч һәм балалар әлеге тарихи урыннар турында сөйләштеләр: кем кайда булган, нәрсә белән кызыксына һәм ни өчен алар Татарстанның истәлекле урыннарына керә? Балалар белмәгән вакыйгалар турында үзәк белгече сөйләде.

Балалар кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр һәм әле алар күрмәгән урыннарда булырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International