«Бала шәхесенең үз-үзен җайга салу чарасы буларак ишегалды уеннары»

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб Кама елгасы яр буенда 9 балигъ булмаган бала өчен «Бала шәхесенең үз-үзен җайга салу чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны хәрәкәт эшчәнлеге аша яшьтәшләр төркемендә социаль адаптацияләү.

Белгеч балаларга «Кич утыру уеннары», «Йөзек», «Шәһәр», «Ашарга ярый-ашарга ярамый торган», «Урыннар белән алышын» кебек уеннар уйнарга тәкъдим итте. Бу уеннар балаларга иҗади активлыкны арттырырга, фантазия уятырга, кәефне күтәрергә, җыелганлыкны, игътибарлылыкны үстерергә, үз хис-тойгыларын һәм гамәлләрен идарә итә белергә, коллектив һәм җайга салынган эшчәнлек күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.

Дәрес бер сулышта, күңелле һәм җанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International