«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә « Гипертония авыруын профилактикалау» дигән темага лекция

2020 елның 18 августы, сишәмбе

           «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Гиматдинова Галина «Гипертония авыруын профилактикалау»дигән темага лекция үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларны авыру үсешенең сәбәпләре, аның агымы, профилактика юллары, гипертония авыруының факторлары, зыяны һәм өзлегүләрне контрольдә тоту юллары белән таныштыру.

Гипертоник авыруны, теләсә кайсы хроник авыру кебек, дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Шуңа күрә гипертонияне профилактикалау беренче чиратта кирәкле бурыч булып тора.

Ул иммунитетны ныгытырга, организмның тонусын арттырырга һәм авыруның барлыкка килүен булдырмый калырга ярдәм итә торган сәламәтләндерү чаралары комплексын үз эченә ала. Профилактик чаралар ике төркемгә бүленә: беренчел һәм икенчел. Беренчел – зарарлы гадәтләрдән баш тарту, балансланган туклану, тән массасын контрольдә тоту, спорт белән шөгыльләнү, тоз куллануны чикләү. Икенчел- артериаль гипертония диагнозы куелган затларга профилактика чарасы  буларак үткәрелә. Мондый кешеләр табиб рекомендацияләрен катгый үтәргә һәм препаратларны  бары тик табип күрсәтмәләре буенча гына кабул итәргә тиеш. Кан басымын иртән һәм кич системалы рәвештә контрольдә тотарга һәм язып барырга кирәк.

Чара ахырында шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Лекциядә 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International