Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия Һава флоты көненә багышланган интеграцияләнгән дәрес үткәрделәр. Балалар Россиянең һава авиациясе һәм аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, самолет тарихы турында видеоролик карадылар, табышмакларга җавап бирделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсем конкурсында катнаштылар. Әлеге чара патриотизм, үз Ватаныңа карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
.jpg)