Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Тыныч аучылык " урманга бару.

2020 елның 11 августы, сишәмбе

11.08.2020 ел, сишәмбе.Җәй көне урман үзенең яшеллеге, сафлыгы белән таң калдыра. Урман кешеләрне яшеллек белән генә түгел, ә җиләк-җимешләре һәм гөмбәләре белән дә җәлеп итә.

Җәйге кояшлы көннәрнең берсендә, без картлар йортында яшәүчеләр белән урманга сәяхәт кылырга булдык. Анда килү белән без олы бэхеткә ирештек - гөмбә белән тулы алан очрады. Моңа без һич тә сөенеп туя алмадык. Туган ягыбызның матурлыгына сокланып гөмбэ жыю - безнең яшәүчеләрне шатландырып, аларның гадәти көнен бизәп җибәрде. Моннан тыш, урманда урнашкан кошларның җырлавын тыңлау бик тэ күңелле.Таллык, песнәк һәм сандугач тавышларын ишетергэ мөмкин. Кыскача, сәфәр безгә бик тэ ошады!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International