Красный Октябрь поселыгында яшәүче, тыл хезмәткәре, социаль хезмәт алучы Жихарева Лидия Иван кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шундый матур гомер бәйрәме белән Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге җитәкчесе Черняк Ж.В. һәм социаль эшләр белгече Салихова Р.Р. котлап, юбилярга нык сэламәтлек, озын гомер, иминлек һәм күңел тынычлыгы теләп калдылар.