Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының "Шәфкатьлелек" бүлегендә " Оригами ысулы белән хайваннар ясау"

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

2020 нче елның 17 нче августында ДКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты»ның «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Шәрипова Г.М. тарафыннан «Оригами ысулы белән кәгазьдән хайваннар ясау» темасына шөгыль үткәрелде.

Шөгыльнең максатлары:

- иҗади күзаллауларын, танып-белү сәләтләрен үстерү;

- тәртиплелек һәм тырышлыкларын тәрбияләу.

Шөгыль башында безгә кунакка урманнан кунак килде. Бирелгән табышмакның җавабын табып, балалар аны таныдылар. Ул- бәләкәй куян иде. Ләкин аның бер дә дуслары юк икәнлеге һәм бик тә аларның булуын теләве ачыкланды. Балалар белән бергәләп без аңа булышырга булдык. Куянкай үзе кәгазьдән ясалган булгач, иптәшләрен ясау өчен, безгә кәгазь, карандаш, кләй һәм степлер кирәк иде. Ничек ясалуын күрсәтеп һәм аңлатып, бик матур куяннар килеп чыкты. Һәрбер куянның үзенең характеры иде: шат яки күңелсез, ягымлы яки уйнак. Өстәвенә мондый матур куяннар дустыңа бүләк өчен дә бик яхшы. Ә безнең Күянкай мондый дусларына бик сөенде һәм балаларга олы рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International