“Куркынычсыз интернет кагыйдәләре!” “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге ЧИРМЕШӘН

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Интернет көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде, Интернеттан файдалану укуның нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук укытучыларга һәм укучыларга яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә. Әмма файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белән беррәттән, кулланучылар этик булмаган һәм агрессив контентлы ресурслар белән дә очраша. “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина Интернеттан куркыныч янавы турында даими рәвештә эш алып баралар. Алар Лашман авылы «Куркынычсыз интернет» темасына әңгәмә үткәрделәр һәм «Куркынычсыз интернет кагыйдәләре!» дигән буклетлар тараттылар.

Чарада 8 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International