Ишегалды уеннары - замана таләбе “Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге ЧИРМЕШӘН

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүгенге тормышта балалар бик күп вакытларын интернетта үткәрәләр, шуңа күрә хәрәкәтчән уеннар онытыла бара. Әмма балалар уен процессында алучы тере аралашуны, физик чыныгуны бер компьютер да алмаштыра алмас иде.

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гүзәлия Сафиуллина һәм Галина Микушова балигъ булмаган балалар белән “Ишегалды уеннары технологияләре” технологиясе кысаларында чара үткәрделәр.

Әлеге чара барышында балалар педагоглар белән бергә «Унлык», «Сәгать», «Кармак», «Подсечка» кебек уеннар уйнадылар. Бу уеннар сәламәтлек өчен дә файдалы, алар кыюлык, җитезлек кебек сыйфатларны да үстерәләр.

Әлеге чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International