Кече яшьтәге мәктәп балаларын социаль-эмоциональ яктан үстерү буенча эшләп килүче “Мөмкинлекләр мәктәбе” программасы кысаларында, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 14 августта “Безнең сыйныф кагыйдәләре” дип аталган чара уздырылды. "Мөмкинлекләр мәктәбе” программасының төп бурычлары булып балаларның үз-үзләрен тотышларын җайга салу нигезләренә өйрәтү, башкаларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, кече яшьтәге мәктәп укучыларының социаль адаптациясен үстерүдә ярдәм итү тора.
Әлеге чара барышында балалар уен формасында төркемдә үз-үзеңне тоту нормаларын һәм кагыйдәләрен үзләштерделәр, үзара килешергә, уртак фикергә килергә, башка кешеләрнең эмоциональ халәтен аңларга һәм кабул итәргә өйрәнделәр.