Һәр кеше игелек атмосферасында яшәргә һәм аны үзе булдырырга тиеш. “Яхшылык кешеләрне, туганнарны берләштерә, дуслык тудыра”, – дип саный шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов.
Инде традициягә әверелгән “Мәрхәмәтлелек көне” бүген яңа форматта узды. Башка еллардан аермалы буларак, мөмкинлекләре чикләнгән 14 бала Карамалы аучылык хуҗалыгыннан татлы бүләкләр һәм сувенирларны өйләрендә кабул иттеләр. “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге булышлыгы белән Риф Әхмәтҗанов ел да балаларга бәйрәм бүләк итә. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә Яшьләр идарәсе педагогик отряды вожатыйлары да зур ярдәм күрсәттеләр.
Анимацион программа барышында мультипликацион геройлар балаларны “Дуслык көне” белән котладылар, аларга тынычлык, иминлек һәм сәламәт булуларын теләделәр.