2020 нче елның 13 нче августында җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовскаяның социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 балигъ булмаган бала өчен Халыкара сулагайлар көненә багышланган «Ялгыш кул» дигән чара уздырды. Максаты: балаларның каникул вакытында ялын оештыру, бәйрәм белән танышу.
Белгеч балаларга 1992 елның 13 августында Бөекбританиядә сулагайлар көнен беренче тапкыр билгеләп үтүләре, дөньяда халыкның 10% ка якыны – сулагайлар, композиторлар С.Прокофьев, Л. Бетховен, рәссамнар Л. Давинчи, П. Пикасо, галимнәр А. Энштейн, И.Ньютон һәм башка бик күп танылган кешеләр булуы турында сөйләде. Аннары уң кул белән эшләүче балаларга куянны – сул кул белән, ә сулагайларга – уң кул белән ясап карарга тәкъдим итте. Шулай ук балалар «Сулагай балыкчы», «Җитез сулагай», «Сул куллы үзәктә уйнаучы» уеннарын уйнадылар.
Балалар икенче кул белән эш итү алар өчен бик уңайлы һәм гадәти түгеллеген әйтеп уздылар, чөнки кешенең нинди кулы төп булуында бернинди дә аерма юк, иң мөһиме-кешене нинди дә булса гамәлләре өчен хөрмәт итү.